16+

Татарстанда янгынга каршы режим кертелә

Быелның 16 августыннан 29 августына кадәр Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль берәмлегендәге Олы Кабан һәм Столбище авыл җирлекләре, шулай ук Казан муниципаль берәмлеге территорияләрендә янгынга каршы үзгә режим кертелә.

Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә,  “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргән вакытта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында оештырыла.

Янгынга каршы үзгә режим вакытында Казан, Олы Кабан һәм Столбище территорияләрендә Чемпионат өчен файдаланыла торган биналарга 100 метрдан да якынрак урыннарда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр аттыру тыела.

Карарда әйтелгәнчә, Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм алда телгә алынган муниципаль берәмлекләр халыкны янгынга каршы үзгә режим турында кисәтергә, янгынга каршы пропаганда оештырыга тиешләр. Үзгә режим вакытында урман-парк зоналарына, халык ял иткән урыннарга һәм Чемпионат өчен файдаланыла торган биналар территорияләренә рейдлар үткәрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading