16+

Татарстанда ярминкәләр дәвам итә

Казанда һәм Чаллыда 28 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Сәүдә һәр шимбәдә иртәнге 6дан көндезге 13.00 сәгатькә кадәр бара.

Татарстанда ярминкәләр дәвам итә

Казанда һәм Чаллыда 28 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли. Сәүдә һәр шимбәдә иртәнге 6дан көндезге 13.00 сәгатькә кадәр бара.

Шәһәр халкы үзебезнең агропредприятиеләр, агрохуҗалыклар һәм фермерлар җитештергән сыйфатлы продукцияне капчыклап ташыды Яңа елга кадәр оештырылган ярминкәләрдән. Иң мөһиме – сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 20-30 процентка арзанрак та иде «авыл күчтәнәчләре».

«Эх, ярминкәләрдә рәхәтләнеп йөреп тә калып булмады», – дип уфтанган шәһәр халкына янә бәхет елмайды.
– Язгы якта инде өч ярминкә уздырылды. Беренче атнада кеше азрак иде, хәзер хәбәр таралды, халык күп. Агропредприятиеләргә үзеңә кирәкле продукцияне әйтеп тә җибәрергә була, киләсе ярминкәгә шуны алып киләләр, – ди республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

Чаллыда ярминкә Габдулла Тукай урамы яр буенда «Строитель» стадионы янында була.
Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендәге «Яңа Тура» технополисында да авыл ярминкәсе эшли. Ярминкәләрдә продукция сәүдә челтәрләрендәгедән арзанрак.

Казанда

Авиатөзелеш районы – Ленинград урамы,27, Дементьев урамы,7 һәм Беломор урамы белән Гудованцев урамы кисешкән урында;

Вахитов районы – Чехов урамы,1, шулай ук К.Тинчурин урамы белән Татарстан урамы кисешкән урында;

Киров районы – Краснококшайск урамы, 150/2 («Ягодная Слобода» сәүдә комплексы янындагы мәйдан), Батыршин урамы, 20 һәм Юдино бистәсенең Ильич урамындагы 1нче йортның 1нче корпусы янында;

Мәскәү районы – Ш.Усманов урамы,1;

Яңа Савин районы – Ямашев проспектындагы 71а һәм Академик Лаврентьев урамындагы 10нчы йорт янында;

Идел буе районы – Җиңү проспекты, 48а («Чулпан» мәдәният үзәге янында), шулай ук Ю.Фучик урамы, 72;

Совет районы – «Казан» агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2), Зәкиев урамы, 12 һәм Дәрвишләр бистәсенең Липатов урамындагы 7нче йорт янында («Дерби» базары).

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading