16+

Татарстанда яшь ярымлык сабый суга батып үлгән

1 майда Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшь ярымлык бала югалган.

1 майда Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшь ярымлык бала югалган.

Әтисе белән әбисе ишегалдында хуҗалык эшләре белән мәшгуль булганда сабый алар янында уйнап йөргән. Аның ишегалдыннан чыгып киткәнен өлкәннәр сизми калган. Югалган сабыйны туганнары белән эзләргә керешкәннәр. Әмма аны исән-сау килеш башка күрергә язмаган: сабыйның мәетен 50 метр чамасы ераклыктагы елгадан табып алганнар. Агым аның гәүдәсен 80 метр чамасы агызып алып киткән булган.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading