16+

Татарстанда яшәүче бер хатын кибеттән азык-төлек сатып алган һәм 15 миллион акча откан

Хәзер откан акчасына йорт сатып алырга тели.

Хәзер откан акчасына йорт сатып алырга тели.

Яр Чаллыда яшәүче бер гаилә кибеттә үткәрелгән лотереяда 15 миллион сум акча откан. Хәзер шул акчаларны йорт сатып алу өчен тотарга җыена.
"Челнинские известия" журналистлары әлеге бәхет елмайган ханым белән аралашкан. Алевтина Шипулина сөйләгәнчә, 31 декабрь кичендә аларның гаиләсе азык-төлек сатып алу өчен кибеткә килгән. Алар биредә лоторея үткәрелүен күреп алганнар, аңарда катнашу өчен макарон, мәче азыгы яки киндер-сюрприз сатып алырга кирәк булган. Алар тиешле барлык продукцияне дә сатып ала, өйләренә кайткач, конкурста катнашу өчен чекны махсус сайтта теркиләр. Шушы көннәрдә җиңүләре турында хәбәр итеп кибетнең администрациясеннән шалтыратканнар.

"Безгә шалтыратып хәбәр иттеләр. Йорт сатып ала яки төзи аласыз, диделәр. Иң мөһиме, чыгымнарны 15 млн сумнан арттырмаска. Без моны шаярту дип уйлаган идек, ләкин безгә тагын берничә тапкыр шалтыраттылар һәм кибетнең берсенә җиңү турындагы сертификатны тапшыру өчен чакырдылар. Сертификатны кулыбызга тапшыргач кына ышандык", - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Алевтина.

Алевтина гаиләсе белән Чаллыда яши һәм "КАМАЗ"да эшли. Хәзер ул өлкән кызы һәм аның балалары белән бергә яши, гаиләдә биш кеше исәпләнә. Фатирда барлыгы ун кеше теркәлгән. Шуңа күрә ул ике гаиләгә йорт төзергә яки сатып алырга планлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Откан ди тоттырганнар,чуж

    Мөһим

    loading