Гүзәл зат берничә тапкыр хәрби комиссариатка килгән, әмма гаризасын кабул итмәгәннәр.
Үз теләге белән хәрби операция зонасына китәргә теләгән Түбән Кама кызы хәзерге вакытта Чаллыда хәрби әзерлек курслары үтә. Хатын берничә тапкыр хәрби комиссариатка килә, әмма балигъ булмаган балалары булганлыктан аның гаризасын кабул итмиләр.
"Волонтер булып китәсем килә. Минемчә, бәлки, әзерлек булса җибәрерләр дә. Чөнки махсус хәрби операциягә барырга теләмәгән яки яшеренеп ятучы күпме кеше бар арабызда. Мондыйларга начар мөнәсәбәттә мин", - дигән хатын chelny-biz.ru басмасына биргән интервьюсында.
Хәзер ул Татарстан ДОСААФында хәрби әзерлек курслары уза. Разведкада хезмәт итәргә тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Кая бара кутенне кысып Утыр оендэ😡 Ненормальный Башсыз
0
0
0
0
Балаларын да уйламый ичмасам.
0
0
0
0
Мине күрсәтсеннәр,мактасыннар диеп дәрәҗә өчен йөрүче хатын .Балар бөтенләй кызыксындырмый.Кемгә кирәк синең бала,узеңә кирәк булмагач.Нәрсә кырмакчы була анда барып?Нинди развитчик,шул ирләрне күзләп йөрсә генә инде.
0
0