16+

Татарстанда яшәүче пенсионер авылдашының йортын шартлаткан

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.


Бу хәл якшәмбе көнне 16 апрельдә кичке дүртенчеләрдә Спас районы Ким бистәсендә булган, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

61 яшьлек пенсионер үзара мөнәсәбәтләре начар булу аркасында танышының йорты янкормасына РГД-5 гранатасы ыргыта. Нәтиҗәдә йорт хуҗасын күпсанлы кыйпылчык җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр. Гаепле дип фаразланучы сәрхүш пенсионер тоткарлана.

Җинаять урынында гранатаның боҗрасы табып алына. Ә шикле ирдән 10 ау мылтыгы патроны табыла. Зыян күрүчене ярдәм күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәрәләр. Әлеге факт уенча тикшерү эшләре ара.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading