16+

Татарстанда яшен һәм томан булуы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 6 майда төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көндез төньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с тизлектә җил.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада 6 майда төнлә һәм иртән томан булуы көтелә. Көндез төньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с тизлектә җил.

Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура 6-11 градус җылы тәшкил итсә, көндез - 22 градус.

Казанда төнлә 11 градуска кадәр җылы, көндез температура 21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: tat.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading