16+

Татарстанда яшенле яңгырлар, көчле җил һәм боз явуы көтелә

Якындагы берничә көндә Татарстанның аерым районнарында яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Якындагы берничә көндә Татарстанның аерым районнарында яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Иртәгә, 18 июльдә, урыны белән яңгырлар булачак, аерым районнарда - яшен көтелә, көндез - боз явуы ихтимал. Көндез термометр баганалары +27 +32градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә +15 +20 градуска калачак.

19 июльдә Татарстанда явым-төшем көтелми, әмма төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә минималь температура  +16...+21 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +28 +33 градус булыр дип көтелә.

20 июльдә, Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, республикага җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, яшенле яңгыр явуы бар, көндез шулай ук боз явуы да фаразлана. Көндез һава температурасы +28..+33 градус, ә төнлә термометр баганалары +17 +22 градуска кадәр төшәчәк.

Фото: http://pestrecy-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading