16+

Татарстанда язгы каникулларда 8 мең баланы мәктәп яны лагерьларында көтәләр

Татарстанда язгы каникул көннәрендә 8 мең баланы мәктәп яны лагерьларында көтәләр.

Татарстанда язгы каникул көннәрендә 8 мең баланы мәктәп яны лагерьларында көтәләр.

Казанда 22-30 март көннәрендә балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырыла. Алар 147 мәктәп янында эшләячәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
Лагерьлар 9:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк. Ә дежур группалар - 8:00 дән 16 сәгатькә кадәр. Путевка 190 сумга төшәчәк. Яки тулы бәядән 15% ы.
"Балалар шулай ук өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәчәк", - диде Ризванов.

Укучыларны «Татарстан - безнең уртак йорт» юнәлешле сменасының укыту-танып белү программасы көтә. Алар куркынычсызлык, гамәли иҗат, спорт, ТРда Телләр һәм халык бердәмлеге елы турында мәгьлүмат туплаячаклар.
Язгы каникуллар вакытында шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә эшләячәк. Язгы каникуллар вакытында шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре дә эшләячәк.

"Педагоглар һәм ата-аналар белән бергә мәктәп укучылары музейларга, күргәзмәләргә, театрларга, кинотеатрларга барачак", - дип билгеләп үтте сенатор, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәген өстәп.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading