16+

Татарстанда "Газель" йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән: 5 кеше хастаханәгә озатылган

Татарстанда трассада җиңел машина белән бәрелешкәннән соң, “Газель” әйләнеп каплана. Һәлакәттә 5 кеше зыян күргән.

Татарстанда трассада җиңел машина белән бәрелешкәннән соң, “Газель” әйләнеп каплана. Һәлакәттә 5 кеше зыян күргән.

Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.
Татарстанның Апас районында юл-транспорт һәлакәте булган. "Газель" һәм "Лифан" чит ил машинасы бәрелешкән.
Шуннан соң йөк машинасы кюветка очып төшә һәм әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар. Юл һәлакәтенең сәбәбен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading