16+

Татарстанда йөк машинасы вахта автобусы белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Зәй районында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Зәй районында килеп чыккан.

9 март көнне 9:50 сәгатьтә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының 61 километрында Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт итүче йөк ташучы машина, беренчел мәгълүматларга караганда, идарәне югалткан һәм эшчеләрне ташучы пассажир автобусы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автобус йөртүче, шулай ук төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган аның ике пассажиры хастаханәгә озатылган. Автобуста барлыгы 6 кеше булган. Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading