16+

Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава булачак.

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава булачак.

Һава температурасы 6 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Татарстан буенча төнлә һәм иртән республиканың көнбатышында урыны белән яңгырлар явачак, кайбер районнарда томан булуы ихтимал.

4 ноябрьдә республикада төнлә явым-төшемсез, көндез юеш кар белән бераз яңгыр булуы, шулай ук көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр җилнең көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы - 6 градуска, көндез +5 градуска җитәчәк.

5 ноябрьдә төнлә урыны белән зур булмаган күләмдә явым-төшемнәр булачак. Шулай ук тәүлек дәвамында көчле җил сакланачак. Төнлә һава температурасы +2...+3 градус, көндез +8 градус тәшкил итәчәк.

Һаваның тискәре температуралары һәм катнаш явым-төшемнәр сәбәпле юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш, ТР Гидрометериология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 6 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге кыска вакытлы явым-төшемнәр һәм көчле җил көтелә.

Чыганак: kzn.ru 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading