16+

Татарстанда югалган 15 яшьлек үсмернең мәете табылган...

Баланың әтисе улы бик тыңлаучан булганлыгын, беркайчан да соң кайтмаганлыгын сөйләгән.

Татарстанда югалган 15 яшьлек үсмернең мәете табылган...

Баланың әтисе улы бик тыңлаучан булганлыгын, беркайчан да соң кайтмаганлыгын сөйләгән.

Кичә көндез Тукай районының Борды авылында 15 яшьлек үсмер югалган. Бу хакта «Татар-информ»га үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткән.

Соңрак үсмернең батып үлүе ачыклана, аның мәетен алтынчы зона-коткару отряды водолазлары табып ала. Яр буенда аның кием-салымын һәм телефонын, шулай ук элек танышларыннан сорап торган велосипедын тапканнар.

Шаһитлар сүзләренә караганда, яшүсмер йөзә белмәгән. Баланың әтисе улы бик тыңлаучан булганлыгын, беркайчан да соң кайтмаганлыгын сөйләгән.

Елга ярыннан бер метрдан соң шунда ук кискен текә яр башлана. Бу хәл фаҗига килеп чыгу сәбәпләренең берсе булырга мөмкин дигән фараз бар, дип яза Татар-информ.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading