16+

Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары машиналарны бураннан чыгару өчен 6 чакрым юлны йөгереп узган (+видео)

Татарстанның Апас районында көчле буран чыгу аркасында Казан-Ульяновск трассасында 27 автомобильдән торган колонна җыелган.

Татарстанның Апас районында көчле буран чыгу аркасында Казан-Ульяновск трассасында 27 автомобильдән торган колонна җыелган.

Күз күреме начарланган, шуңа күрә машина йөртүчеләр кая барырга икәнен аңламыйча калган. ЮХИДИ хезмәткәрләре Илфат Вахитов һәм Әнис Гобәйдуллин аларга ярдәмгә килеп җиткән.

Ике машинаны кар көртеннән чыгара алганнар, шуннан соң колонна алга таба хәрәкәт итә алган. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк ачыклык керткәнчә, якындагы ягулык станциясенә кадәр колоннаны полиция хезмәткәрләре озата барырга карар кылган, чөнки кайбер машина йөртүчеләрнең бензины бетә башлаган.
"Бер-берсен алыштырып, кешеләргә юлны күрсәткән һәм буран тозагыннан чыгарыр өчен алты чакрым юлны йөгереп узган инспекторларны бүләкләү мәсьәләсе хәл ителә", - диде Ирина Волк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading