16+

Татарстанда ЮХИДИ инспекторын үтергәннәр

Түбән Камада юл-патруль хезмәте инспекторын буып үтергәннәр.

Түбән Камада юл-патруль хезмәте инспекторын буып үтергәннәр.

 «Саксызлык буенча үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре сменасыннан соң туган апасы янына килгән. Биредә өчтуган апасы, аның ире белән бергә кәеф-сафа корып утырганнар. Төнлә ир-атлар арасында талаш башланган, нәтиҗәсе аянычлы тәмамлана. Инспекторны хуҗа ир буып үтергән. Шикләнелүчегә карата «саксызлык буенча үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

34 яшьлек ирнең хатыны һәм ике баласы калган. Инспекторны кичә җирләгәннәр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading