16+

Татарстанда юл бәясен ел саен арттырырга тәкъдим иттеләр

Билгеләп үтелгәнчә, мондый яңалык тарифның кискен артуыннан котылырга ярдәм итәчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый яңалык тарифның кискен артуыннан котылырга ярдәм итәчәк.

Мондый тәкъдим белән Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев чыкты. Ул пассажир транспортында йөрү өчен уртача түләүне ел саен 1 сумга күтәрергә тәкъдим итте, дип яза "Ъ" басмасы. Аның сүзләренчә, мондый яңалык тарифның кискен артуыннан котылырга ярдәм итәчәк.
- Транспортта кайбер сәбәпләр аркасында шундый вәзгыять туды, тарифлар коммуналь өлкәдәге кебек өч елга бер яки биш елга бер тапкыр үсә бара. Ә без аларны ел саен үстерергә тәкъдим итәбез, - дип билгеләде Груничев. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә эшләнелә, дип тә өстәде ул. - Указ әлегә әзер түгел. Бу мәсьәлә башкарма комитет тарафыннан җайга салына. - диде Груничев.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading