16+

Татарстанда юл һәлакәтендә әниле-уллы һәлак булган

3 май көнне Чистай-Түбән Кама трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кешенең гомере өзелгән.

3 май көнне Чистай-Түбән Кама трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кешенең гомере өзелгән.

Алар Яр Чаллыда яшәүче әниле-уллы булып чыккан. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, ир-атка 42 яшь булган, аның әнисенә 65 яшь. Икесе дә фаҗига урынында ук һәлак булганнар.
"Шевроле Лачетти" җиңел автомобиле цистерна таккан "Сканиа" фурасы белән бәрелешкән. Һәлакәт аркасында ике машина да юл кырыена "оча". Чит ил машинасыннан берни дә калмаган диярлек. Юлларда сак булсагыз икән, сезне өйдә якыннарыгыз көтә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading