16+

Татарстанда үзара салым буенча тавыш бирү башланды

Республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә тавыш бирү оештырылган.

Татарстанда үзара салым буенча тавыш бирү башланды

Республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә тавыш бирү оештырылган.

Референдумга чыгарылган 100 дән алып 2 мең сумга кадәр булган үзара салым суммаларын җирле халы йә кабул итәргә, йә кире кагарга тиеш. 
2017 елда үзара салым буенча референдум 43 районның 875 авылында булган иде, халык 203,5 миллион сум акча җыйды. Әлеге тәҗрибәне ул вакытта референдумга килгән кешеләрнең 90 проценты хуплады.
Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Республика бюджетыннан финанслашу тәртибендә җыелган акчалардан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да көндәлек мәсьәләләрне чишүгә тотыла.

Фото: novatv.mk

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading