16+

Татарстанда үзеңне изоляцияләү вакытында, өйдән чыгу өчен махсус рөхсәт кәгазе биреләчәк

Татарстанда үзизоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгуга рөхсәт кәгазе бирүче сервис эшләтеп җибәреләчәк.

Татарстанда үзизоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгуга рөхсәт кәгазе бирүче сервис эшләтеп җибәреләчәк.

 Эшләмәүчеләргә якындагы кибет яки даруханәгә барырга, ә йорт хайваннарын тотучыларга яшәү урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йөртергә рөхсәт ителә. Бу очракта, махсус рөхсәт кәгазе булуы зарур.

Аны бирү белән махсус сайт шөгыльләнәчәк. Әлегә ул эшләтелеп җибәрелмәгән.

ТР Элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу "рөхсәт кәгазе" бирү системасы республикада эшләнелүче берничә вариантның берсе генә. Әлегә ул тест режимында эшли, һәм аның буенча белешмәләр бирелми, әмма эш механизмы якынча шундый булачак. Ведомствода ахыргы вариантны көтәргә чакырдылар.

Рөхсәт кәгазе алу өчен сайтта теркәлергә кирәк булачак. Эш вариантларының берсе нигезендә,  биредә язылган кыска номерга үзеңнең паспорт мәгълүматлары язылган смс- хәбәр җибәрү зарур булачак. Смс - хәбәргә җавап итеп үзизоляция урынында теркәлү өчен уникаль код киләчәк. Ул Татарстанда кертелгән режим чорында кешене һәм аның яшәү урынын (булу) идентификацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Икенче бер тәртип, фаразлар буенча, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында эшкә йөрергә тиешле гражданнар өчен гамәлдә булачак. Әлеге кешеләргә эш урынын тикшерү өчен уникаль код алырга кирәк. Моның өчен эш урыны турында мәгълүматлар белән SMS җибәрергә кирәк. Җавап итеп эш урынын тикшерүнең уникаль коды белән SMS киләчәк. Әлеге код ТРда үз-үзен изоляцияләү режимы чорында гамәлдә булачак һәм эш урынын һәм яшәү (булу) урыныннан эш урынына кадәр маршрут билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading