16+

Татарстанда чит төбәк кешеләре дә үзмәшгуль булып теркәлә

Октябрь аенда гына да сигез меңләп татарстанлы “Мой налог” кушымтасы аша теркәлеп, үзмәшгуль статусына ия булган. Ә гомумит сан исә 40 мең чиген узып киткән.

“Татарстанда бүген 40 меңнән артык граждан үзмәшгуль булып теркәлде. Аларның күпчелеге – таксистлар. Икенче-өченче урында – торак эшләре һәм консультация белән шөгыльләнүчеләр. Үзмәшгульләр шулай ук репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнә”, дип яза “Татар-информ” Татарстанның икътисад министрлыгы хәбәренә таянып.

Шунысы да үзенчәлекле: “Мой налог” кушымтасы аша чит төбәктә яшәүче 3,6 мең кеше дә теркәлеп, үз эшчәнлекләрен Татарстанда алып барабыз дип күрсәткән.

Тагын бер кызыклы факт:теркәлүчеләрнең 83 проценты моңа кадәр легаль рәвештә эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнмәгән дә, салым да түләмәгән.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading