16+

Татарстанда үзмәшгульләр өйдән чыгу өчен өстәмә өстенлекләр алачак

Бу үз-үзенә эшләүче татарстанлыларга ярдәм итү максатларында кертелде.

Татарстанда үзмәшгульләр өйдән чыгу өчен өстәмә өстенлекләр алачак

Бу үз-үзенә эшләүче татарстанлыларга ярдәм итү максатларында кертелде.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, үзизоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар системасына дүрт яңа сәбәп өстәлде. Мондый чаралар үз-үзләренә эшләүче татарстанлыларга ярдәм итү максатыннан кертелгән.

Әгәр сез республикада үзмәшгуль булып теркәлгәнсез һәм узган елда яки быел һөнәри салым түләгән булсагыз, ИННыгызны порталдагы шәхси кабинетыгызда күрсәтегез.

Мондый кешеләргә эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен түбәндәге максатлар ачылачак:
Курьерлык хезмәте- әгәр сезгә продукциягезне илтәргә яки сез курьер булып эшлисез икән;
Продукция җитештерү урынына барырга кирәк булса;
Материаллар/чимал сатып алу - әгәр сезнең эшчәнлегегез белән бәйле булган товарлар сатып алу урынына барып җитәргә кирәк икән;
 Такси хезмәтләре күрсәтү - әгәр сез таксист булып эшлисез икән.


Бу максатлар өчен цифрлы рөхсәт кәгазе: 8:00 дән 20:00 гә кадәр гамәлдә була. Функционалдан онлайн аша гына кулланып була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading