16+

Татарстандагы бер авылда ир үз хатынын кыйнап үтергән

Чистай районы хастаханәсендә Чирмешән кызы 23 яшьлек Полина Рачкова вафат булган.

Чистай районы хастаханәсендә Чирмешән кызы 23 яшьлек Полина Рачкова вафат булган.

Аны моңарчы гражданлык никахы белән яшәгән ире үтергәнче кыйнап ташлаган, хатын бер ай комада яткан. Бу хакта Чистайның Үзәк район хастаханәсе хәбәр итә.

Зыян күргән хатынны бер ай элек  хастаханәгә авыр хәлдә китергәннәр. Ачыкланганча, Полинаны бергә яшәүче ире кыйнаган. Фаҗига булган  көнне ул нык салмыш хәлдә булган һәм дуамаллана башлаган. Ниндидер мизгелдә ир белән хатын арасында ызгыш чыккан һәм ир хатынын шулкадәр каты кыйнап ташлый, аның тәнендә бер тере урын калмаган - эчке органнарына нык зыян килгән. Иң кызганычы, әлеге хәлләр хатынның кече яшьтәге улының күз алдында була.

Хатынны хастаханәгә китергәннәр, ул биредә бер ай буе комада яткан. 3 майда аның йөрәге тибүдән туктый. Табиблар Полинаны коткарып кала алмаган.

Ирне тоткарлыйлар. Аны җаваплылыкка тарту турындагы карар РФ Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә кабул ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading