16+

Татарстандагы гарасат турында шаһитләр: "Торнадо булды бугай ул"

6 августта көндез көтмәгәндә чыккан көчле җил-давыл Актанышта шактый зыян китергән

Татарстандагы гарасат турында шаһитләр: "Торнадо булды бугай ул"

6 августта көндез көтмәгәндә чыккан көчле җил-давыл Актанышта шактый зыян китергән

Ярты сәгать вакыт эчендә көчле җил торак йортларга, корылмаларга зыян салган, электр линияләрен яраксыз хәлгә китергән, дип яза җирле басма. Иң зур зыян "Таң" хуҗалыгының ындыр табагына килгән. Мизгел эчендә икмәк саклана торган ике амбарның түбәсен алып ташлаган.


– Торнадо булды бугай ул. Әйләнеп-әйләнеп торды бит, - дип искә ала бу хәлне хуҗалык хезмәткәре, - ярый төшке аш вакыты иде. Шуңа күрә кеше корбаннары юк. Юкса, бер амбар эчендә кайткан икмәкне эшкәртеп торучылар бар иде.

 Көзге чәчүгә әзерләнгән бөртекләр зур  зыян күргән. Быелгы икмәкне су эченнән алып, башка корылмага күчерергә мәҗбүр булганнар.

 Фото: Лилия Бәхтиева


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading