16+

Татарстанга 10 ИВЛ аппараты кайтты

Татарстанга Кытайдан ун инвазив булмаган ИВЛ аппараты кайтартылды.

Татарстанга Кытайдан ун инвазив булмаган ИВЛ аппараты кайтартылды.

“Шул рәвешле зур бизнес безнең табибларга ярдәм итте”, – ди Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге. Коронавирус йоктырган мөстәкыйль сулый алмаган авыр хәлдәге кешеләр бу җайланмаларга аеруча мохтаҗ. ИВЛ аппаратларын коронавирус диагнозлы пациентларны кабул итү өчен вакытлыча җайлаштырылган инфекцион госпитальләргә бирәчәкләр. Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә – 4, 2нче шәһәр хастаханәсенә – 2, Сугыш ветераннары хастаханәсенә 2 һәм Лениногорск хастаханәсенә 2 аппарат җибәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading