16+

Татарстанга 15 градуслы салкыннар якынлаша

Татарстанга салкыннар якынлаша, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстанга 15 градуслы салкыннар якынлаша

Татарстанга салкыннар якынлаша, дип хәбәр итә синоптиклар.

Иртәгә, 19 ноябрьдә, төнлә 1-3 градус салкын, көндез 0-2 градус җылы булуы көтелә.

Республиканың көнчыгыш районнарында 2-7 градус салкын булуы ихтимал.  Урыны белән җепшек кар һәм буран булуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге 17 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

Ә менә 20 ноябрьдә кинәт кенә суытачак -  10-15 градуслы салкыннар көтелә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading