16+

Татарстанга 32 градуска кадәр эсселек киләчәк. Кайчан?

Урыны белән яңгыр һәм яшеннәр көтелә.

Урыны белән яңгыр һәм яшеннәр көтелә.

Иртәгә, 5 июльдә, Татарстан территориясендә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Республиканың көнбатышында явым-төшемсез һава сакланачак. Көнчыгыш өлешендә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Төнлә температура +6-11 градуска кадәр төшә. Көндез +24 градуска кадәр җылы булачак. 
Чәршәмбе көн дәвамында +29 градуска кадәр җитәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 7 июльдә төнлә температура +9-14 градус. Көндез +31 градуска кадәр җылына. Көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин.
Җомга һәм ял көннәрендә, 8 июльдән 10 июльдә, Татарстанга эссе дымлы һава керә башлаячак. Һаваның максималь температурасы  - +27-32 градус. Урыны белән яңгыр һәм яшеннәр көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading