Кайбер районнарда яшен булуы көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, республикада 16 апрель көнне һава шартлары тагын да начараячак. Аеруча җил көчәеп, 23 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Төнлә температура 5-7 градус җылы булса, көндез 10-15 градуска кадәр күтәреләчәк.
17 апрельдә исә яңгыр булуы ихтимал. Һава теипературасы көндез 16-21 градуска кадәр җылыначак дип фаразлана.
18 апрельдә көндез температура +23 градуска кадәр җитәчәк.
Яңгырлар җомга һәм шимбә көннәрендә туктый. Кайбер районнарда гына урыны белән кыска вакытлы явым-төшем булуы ихтимал. Һава температурасы 20-25 градуска кадәр җылыныр дип фаразлый синоптиклар.
Комментарийлар