16+

Татарстанга аномаль эсселек кире кайта

Татарстанга аномаль-эссе һава торышы кайтачак, дип хәбәр итте КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

Татарстанга аномаль эсселек кире кайта

Татарстанга аномаль-эссе һава торышы кайтачак, дип хәбәр итте КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

"Россиянең бөтен Европа территориясе киң антициклон астында. Без аның көньяк өлешендә торабыз. Июль - иң кызу ай. Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нульдән 22 градуска югары. Бу декадада аномаль эсселек көтелә: температура климат нормасыннан 4 градуска югары булачак», - дип билгеләп үтте Переведенцев.
Көндезге максималь температура +30 +32 градус булыр дип фаразлана, төнлә +18+20 градуска кадәр төшәчәк. Әмма һава температурасы июньдәге кебек 35 градуска кадәр күтәрелмәячәк, дип раслый эксперт.

КФУ профессоры сүзләренә караганда, һава температурасы югары булу сәбәпле, туфрак бик каты җылына, кояш эсселеге нәтиҗәсендә җирдәге сулар пар булып өскә күтәрелә. Республикада янгын куркынычы һәм корылык күзәтелә. Үсемлекләр өчен шартлар уңайлы түгел, дип раслый Переведенцев.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading