16+

Татарстанда һава температурасының -2гә кадәр төшүе көтелә

Татарстанда 18 апрельдә һава температурасы -2 градуска төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.

Татарстанда һава температурасының -2гә кадәр төшүе көтелә

Татарстанда 18 апрельдә һава температурасы -2 градуска төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.

Гидрометцентр хәбәрләренә ышансаң, бу төнне температура -2, +3 градус булыр дип көтелә. Дөрес, көндез шактый җылы булыр дип фаразлана: +11..+17°. Явым-төшем көтелми.

16 апрельдә исә җылы булачак. Төнлә - +3..+8°, көндез - +12..+17°, көньяк районнарда +22 градуска җитәргә мөмкин. Шунысы да бар, көн дәвамында кыска вакытлы яңгыр да булырга мөмкин.

Ә менә ялларда һәм киләсе атна башында чагыштырмача суытачак, дип саный синоптиклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X