16+

Татарстанга буран килә...

Кыш китәргә ашыкмый...

Кыш китәргә ашыкмый...

Иртәгә, 23 мартта, республика территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм көндез юлларда бозлавык була.

Татарстанда иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан көчле җил булачак, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Казанда шулай ук көчле җил фаразлана.

Моннан тыш, Татарстанның аерым районнарында буран һәм бозлавык булачак, дип яза Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading