16+

Татарстанга чит илдән коронавируслы 134 турист кайткан

Моннан тыш, Россия курортларында ковид йоктыручылар да аз түгел.

Татарстанга чит илдән коронавируслы 134 турист кайткан

Моннан тыш, Россия курортларында ковид йоктыручылар да аз түгел.

Татарстанга чит илдән ковид йоктырган 134 турист кайткан. Россия курортларында 65 кеше ковид йоктырган, дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

“Барлыгы 199 очрак теркәлгән. Шул исәптән, 134 се чит илдән кайткан кешеләр. Зарарлануларның күбесе Төркиягә туры килә — 59 очрак. Танзания — 9, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — 6, Мисыр — 6, якын чит илләр—29, калган очракларда берәр авыручы”, - дип белдерде Авдонина.

Аның сүзләренчә, республика аэропортларында санитар-карантин контроле дәвам итә. Соңгы тәүлек эчендә 45 самолет, 6 меңнән артык пассажирны тикшергәннәр.

Билгеле булганча,Россия президенты Владимир Путин илдә вакцина ясатуны мәҗбүри итмәскә, ләкин халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading