16+

Татарстанга да килеп җитте: 11 кеше "омикрон" йоктырган

Татарстанда 11 кеше коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммын йоктырган.

Татарстанда 11 кеше коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммын йоктырган.

Татарстанда беренче тапкыр «омикрон»ның 11 очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика Идарәсендә хәбәр иттеләр. Барлык очраклар да лаборатор расланган.

Әлеге унбер кешенең тугызы вирусны Татарстаннан читтә, Россиянең башка регионнарында йоктырган, бишесе — чит илләрдә: икесе Иракта, берәү АКШта (Виргин утрауларында), берешәр кеше Хорватия һәм Мексикада. Калган ике очрак — җирле.

«Авыручы сигез кешенең чире ОРВИ тибында уза, өчесе — бернинди дә билгеләрсез вирусны йөртүчеләр. „Омикрон“ штаммы Роспотребнадзорның Саратов шәһәрендәге „Микроб“ фәнни институтында секвенирлаштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды», — дип сөйләделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чир ачыкланган урыннарда санитар ведомство хезмәткәрләре эпидемиягә каршы чаралар компексы куллана. Чирләүчеләрнең барысы да изоляциядә, үзләрен яхшы хис итә.

Авыручылар белән 59 кешенең контактта булуы ачыкланган. Алар арасында чирләү очраклары юк. Ситуация республиканың оператив штабы контролендә.  

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading