16+

Татарстанга IT-белгечләр кирәк

Чаллының IT-паркы югары технологияләр өлкәсендәге иң яхшы стартапларны җыйды.

Татарстанга IT-белгечләр кирәк

Чаллының IT-паркы югары технологияләр өлкәсендәге иң яхшы стартапларны җыйды.

«Стартап Сабантуй» экспедициясенең утыз җиңүчесе илнең иң уңышлы эшләп килә торган технопаркында башлангыч чорда бизнеска ярдәм итә торган махсус программа үтәчәк, үзләренең идеяләре белән бүлешәчәк. Шулай ук Россия һәм чит илләрнең эре инвесторларына проектларын тәкъдим итәчәк. «Стартап Сабантуй» проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Өч ай дәвамында Технопарк командасы Россиянең алты шәһәрендә булды. Экспедиция төбәкләрдә перспективалы инновацион эшләнмәләрне эзли, югары технологияләр өлкәсендә эшли башлаган командаларга идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Иң яхшы стартапларны эзләү бездә максатчан алып барыла. Ул Татарстанның республикага яхшы технологияләр һәм профессиональ кадрлар җәлеп итү буенча алып барыла торган сәясәтенең бер өлеше. Республика өчен сәләтле тикшеренүчеләрне эзләү бик мөһим.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading