16+

Татарстанга коронавирус диңгездән кайта башлады

Дүрт очракның берсе Кырым Республикасыннан кертелгән.

Дүрт очракның берсе Кырым Республикасыннан кертелгән.

Бу атнада Татарстанга коронавирусны дүрт кеше йоктырып кайткан. Алар Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ярославльдән кайткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Дүрт очракның берсе Кырым Республикасыннан кертелгән. Кеше ялдан кайтты һәм инкубация чоры узганнан соң авырып китте. Башка читтән кергән очраклар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ярославльдән кайткан», — дип сөйләде җитәкче урынбасары.

Любовь Авдонина алдагы узган атнада мондый очракларның унике булуын өстәп әйтте.

Бу атнада җиде хезмәт коллективында коронавирус йоктыруның ундүрт очрагы ачыкланган, алда узган атнада тугыз хезмәт төркемендә унтугыз очрак булган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай буласы билгеле иде инде!

    Мөһим

    loading