16+

Кырымнан һәм Сочидан Татарстанга күпме коронавируслы кайткан?

Татарстанда курорт сезоны ачылганнан бирле алты очрак теркәлгән.

Кырымнан һәм Сочидан Татарстанга күпме коронавируслы кайткан?

Татарстанда курорт сезоны ачылганнан бирле алты очрак теркәлгән.

Соңгы тәүлектә коронавирусны читтән йоктырып кайтуның 14 очрагы теркәлгән, шуларның икесе — Кырымнан һәм Сочидан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Соңгы атнада башка илләрдән һәм төбәкләрдән коронавирус йоктырып кайтуның 14 очрагы булды, өстәвенә Кырымнан һәм Сочидан берәр очрак теркәлде. Бу - ял итеп кайткан гражданнар», — диде Любовь Авдонина.

Татарстанда курорт сезоны ачылганнан бирле алты очрак теркәлгән. Ике очрак Кырымда ял итеп кайтучыларда һәм 4 очрак Краснодар крае яр буйларында ял итүчеләрдә расланган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading