Россия төбәкләренә COVID-19 дәвалау өчен 11 июньнән үзебезнең илдә җитештерелгән "Авифавира" препаратын кайтару башлана.
Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
"Авифавир" препараты Япониядә җитештерелгән "Фавипиравира" даруы нигезендә Россия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) һәм"ХимРар" компанияләр төркеме тарафыннан булдырылган. Шул ук вакытта җитештерүчеләр Россия препаратының нәтиҗәлелеге 80% тан югары дип раслый.
Мәскәүнең Үзәк клиник хастаханәсендә "Авифавир" препараты 15 пациентта сыналган һәм аларның барысы өчен дә беренче көннәрдә үк әлеге дару нәтиҗәле булган.
Якын арада әлеге препарат җитештерүчегә заявкалар биргән 35 Россия субъектына китереләчәк.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар