16+

Татарстанга "КовиВак" вакцинасының беренче партиясе кайткан

Алдагы көнне республикага тагын 26 мең доза "Спутник V" вакцинасы китерелгән.

Алдагы көнне республикага тагын 26 мең доза "Спутник V" вакцинасы китерелгән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов коронавирустан вакциналар кайтарылу буенча агымдагы вәзгыять турында хәбәр итте. Лопушов сүзләренчә, 28 апрельдә республикага Россиядә Чумаков исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән "КовиВак" исемле вакцинаның 1 560 дозасы кайтарылган. Бу хакта табиб "Инстаграм"да туры эфир барышында хәбәр итте, вакцина Казан хастаханәләре буенча гына бүленгән, һәм алар барысы да инде сарыф ителгән. "Өстәмә рәвештә кайтуын көтәбез. Әлегә сроклар буенча әйтә алмыйм, чөнки мәгълүматлар юк ", - дип аңлатты Дмитрий Лопушов. Төгәл бер вакцинаны кадату өчен татарстанлылар махсус исемлеккә языла ала. Хәзерге вакытта вакцинация 153 мобиль һәм стационар пунктта гамәлгә ашырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading