16+

Татарстанга Кытайда да, Англиядә дә «капка» ачык

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 ноябрьдә Лондонда узачак IV Россия – Британия бизнес-форумында катнашачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 ноябрьдә Лондонда узачак IV Россия – Британия бизнес-форумында катнашачак.

Бу турыда Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

– Королева Елизавета II конференцияләр залында пленар утырыш була. Рөстәм Нургалиевич – Россия Федерациясеннән форумда катнашачак санаулы гына төбәкләр җитәкчеләреннән берсе, – диде Лилия Галимова.
Татарстан Президенты пленар утырышта сәламләү чыгышы ясый. Республика делегациясе бу форумга инде икенче ел рәттән чакырулы икән.
– Төп максат – элемтәләр урнаштыру һәм Британия бизнесын, капиталын Татарстанга җәлеп итү, – диде Лилия Галимова.

Бөекбритания вәкилләре дә Татарстанда булган. Мәсәлән, быелның октябрь аенда Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлегенең Лордлар палатасы әгъзасы, Россия Федерациясе буенча партияара парламент төркеме рәисе урынбасары Джон Десмонд Форбс, лорд Уэйверли Казанда булып киткән.

Татарстан Президентының Бөекбританиягә визиты барышында National Geographic холдингының өлкән вице-президенты Аннабел Канвелл белән очрашу каралган. Әлеге холдинг ярдәмендә Татарстан республиканың туристлык мөмкинлекләрен дөньяга танытырга исәпли. Бу холдинг туристлык тармагын пропагандалауда күпьеллык тәҗрибәгә ия.
Массакүләм мәгълүмат чараларының берсендә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошинның инфаркт кичергәнлеге турында хәбәр ителгән булган.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу хәбәрне кире какты, ягъни ялган хәбәр булганлыгын әйтте.

– Без бу хәбәрне күрдек. Хәбәр дөреслеккә туры килми, тикшерелмәгән чыганакларга таянып, хәбәр тарату – әдәпсезлек. Журналист этикасы дигән төшенчәне онытмаска кирәк. Алексей Валерьевич ялда иде, бүген эшкә чыкты. Аның хәле яхшы, ул сау-сәламәт, сезгә дә шуны тели, – диде Лилия Галимова.

Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading