16+

Татарстанга тагын 59 комлык кирәк

Республика сулыкларында кешеләр үлеменең төп сәбәпләренең берсе – җәмәгать комлыкларының җитмәве, дип әйтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.

Республика сулыкларында кешеләр үлеменең төп сәбәпләренең берсе – җәмәгать комлыкларының җитмәве, дип әйтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.

«Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы язганча, Узган ел Татарстанда 100гә якын кеше суда батып үлгән. Министр, нигездә, исерек кешеләр батып үлә, дигән фикерне расламады. Аның фикеренчә, андыйлар гомуми санның 18 процентын тәшкил итә.
– Балаларның һәлак булуы өлкәннәрнең игътибарлы булмавына бәйле. Моннан тыш, Татарстанда суда батып үлү очраклары коену өчен җиһазланмаган урыннарда булган, – дип ачыклык кертте ул.
Бүгенгә бөтен республикада махсус җиһазланган 35 комлык бар. Аларның күпчелеге шифаханә һәм ял базалары территориясендә урнашкан. Нәтиҗәдә, калган ял итүчеләр өчен бары тик 15 пляж гына кала.
–  Без республика территориясен тикшердек һәм елга рельефы комлык ясау мөмкинлеге бирерлек 59 урын таптык. Алар 28 муниципаль берәмлектә, шул исәптән суда күп бәхетсезлек очраклары теркәлә торган районнарда урнашкан, – диде Хәбибуллин.
Министрлык әзерләгән мәгълүмат буенча эш алып барыла. Якындагы биш елда республикада җиһазланган 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Быел дүрт пляж әзер булачак. Тагын 41 мәйданчык мәсьәләсе ачык кала.
– Бюджеттан ярдәм көтәргә кирәкми, ә пляжларны җиһазлаудан тыш аны тиешле дәрәҗәдә карап тота торган кешеләрне табарга кирәк, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Бу якындагы биш елда җиһазланачак 18 пляжга да кагыла. Хуҗасы булмаган урынга сарыф ителгән акча комга агачак – 2-3 елда пляж янә яр буенда ташландык урынга әйләнәчәк.
Республика министрын районнарда Суда коткару җәмгыятенең бүлекчәләре җитмәү дә борчый. Муниципалитет башлыклары үзләре инициатива белдерми. Кешеләрне йөзәргә дә өйрәтергә кирәк. Татарстанда икенче ел мәктәпкәчә балалар өчен йөзәргә өйрәтү программасы гамәлгә ашырыла. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов китергән мәгълүматлар буенча, бу вакытка кадәр 60 меңнән артык бала йөзәргә өйрәнгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading