16+

Татарстанга тагын 70 мең доза вакцина кайтачак

Якын көннәрдә Татарстанга COVID-19-дан якынча 70 мең доза вакцина киләчәк, дип яза Казан мэриясе.

Якын көннәрдә Татарстанга COVID-19-дан якынча 70 мең доза вакцина киләчәк, дип яза Казан мэриясе.

Бөтен теләүчеләр прививка ясата алачак. Бүгенге көндә 12 мең 610 татарстанлы вакцина кадаткан, шулардан 2 меңнән артык кеше – икенче дозаны. Бу хакта бүген Zoom платформасында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Бүгенге көндә татарстанлыларның «Спутник V» вакцинасын кадату мөмкинлеге бар. Барлыгы республикага 13 мең доза вакцина килгән, аларның 93,8%-ы бүген инде кулланылган. «Якындагы көннәрдә «Спутник V» ның тагын бер зур партиясе – 70 мең доза тирәсе көтелә, вакцина теләсә кайсы татарстанлыга мөмкин булачак», – дип сөйләде Лилия Галимова. Ул билгеләп үткәнчә, вакцина күбрәк сорау булган җиргә биреләчәк. «Кайбер сәнәгать предприятиеләре вакцинаның бер өлешен предприятиенең үзендә хезмәткәрләргә прививка ясау өчен сорады. Бу сорау үтәләчәк», – дип билгеләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Февраль ахырына кадәр Татарстанга тагын 190 мең доза вакцина киләчәк. «Ил җитәкчелеге вакциналар җитештерүне арттыру һәм аларны төбәкләргә тарату бурычын куйды», – дип ассызыклады Лилия Галимова.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә кабул ителгән чикләү чараларының йомшартылуы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак. Лилия Галимова искәртеп узганча, Россия Президенты йөкләмәсе буенча һәр регион урыннарда санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып карар кабул итә. «Коковидка каршы чаралар формалаштыруда шаблонлык юк, – дип билгеләп үтте Лилия Галимова. – Бүген бездә республика тәртибендә чикләүләр күп түгел, һәм аларны бетерү турындагы карарны оператив штаб кабул итәчәк».

Исегезгә төшерәбез, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча Татарстан халкы һәм кунаклары битлекләр киеп йөрергә һәм җәмәгать транспортында, кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә, кинотеатрларда, театрларда һәм башка учреждениеләрдә булганда дистанция тотарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading