16+

Татарстанлы Красноярскта яшәүче ханымның картасыннан акча урлаган

Түбән Кама егете Железногорск шәһәрендә яшәүче хатынның картасыннан акчасын салдырган. 

Түбән Кама егете Железногорск шәһәрендә яшәүче хатынның картасыннан акчасын салдырган. 

Красноярк өлкәсендә гомер итүче хатын әйтүенчә, аның картасыннан 8,5 мең сум акча юкка чыккан. Тәртип сакчылары "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, ә тикшерү барышында картадан акча урлауда Түбән Кама егетенең катнашы барлыгы ачыкланган.

Мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерү буенча махсуслаштырылган төркем әлеге эш буенча Татарстанга килгән. Полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителмәгән 26 яшьлек Түбән Кама кешесен тоткарлаган. Аның фатирында урланган акчаларга сатып алган компьютер микрофоны табылган. Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян күрүчегә акчаларын кире кайтарган. 

Хәзер түбән камалының язмышын суд хәл итәчәк. Ә җинаять кодексы нигезендә аңа, сүз уңаеннан, алты ел төрмә срогы яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading