16+

Татарстанлылар ТНВны төп мәгълүмати каналлар исемлегенә кертте

Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге (алга таба ЦАИР) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ТНВ федераль каналлар исемлегендә 5 нче урынга күтәрелде.

Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге (алга таба ЦАИР) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, ТНВ федераль каналлар исемлегендә 5 нче урынга күтәрелде.

ЦАИР тарафыннан 2015 елның октябрь һәм ноябрь айларында үткәрелгән әлеге социологик тикшеренүләрдә 14 яшьтән алып 1 600 татарстанлы (55% - хатын-кызлар, 45% - ир-атлар) катнашкан. Шуларның 63%ы өйләнгән, 37%ы исә әле өйләнмәгән.

Сораштыру барышында респондентларга бирелгән беренче сорау, аларга кайсы телдә җавап кайтару уңайлырак. Бу тикшеренүне берникадәр авырайткан, чөнки тиешле телгә күчерергә кирәк булган. Икенче яктан әлеге сорау буенча өйдә кем кайсы телдә аралаша икәнлеген дә аерып чыгарга була. Шулай итеп, респондентларның нибары 27%ы гына өйдә татарча сөйләшә, калган 55%ы русча икән.

Тикшерүчеләр Татарстанда телевидениенең зур популярлыкка ия булганын билгеләп үткән. Респондентларның 70%ы көн саен телевизор карый, 13% - вакыты-вакыты белән, ә 2%, бөтенләй телевизор карамыйм, дип җавап биргән. Радио буенча исә, киресенчә, 27% көн саен радио тыңлый, ә 36% бөтенләй тыңламый.

«Ике телле «ТНВ» яисә татар телендә генә күрсәтүче «ТНВ-Планета» каналы барлыгы турында беләсезме?» дигән сорауга, 87% респондент «Әйе» дип җавап биргән. Шуларның 71%ы, әлеге каналларны карыйбыз, дигән. 30% исә андый каналларның барлыгын белә, ләкин карамый икән.

«Кайсы каналларны күбрәк карыйсыз?» дигән сорауга татарстанлылар 5 телеканалны атаган. Әлеге исемлекнең иң югары урынын «Первый канал» яулый. Аны республика халкының 56%ы карый. «Россия 1» - традиция буенча, икенче урында (42%). Өченче урында - «НТВ» каналы (27%). Әлеге каналлардан соң 4 нче урында ТНТ һәм СТС күңел ачу каналлары. Аларны респондентларның 24%ы карый. Лидерлар бишлеген «ТНВ» каналы тәмамлый.

Телевизор караучылар ТНВны зур мәгълүмати каналларның берсе дип саный. Башка каналлардан аермалы буларак, аның Татарстанда булган вакыйгаларны яктыртуын (23%), татар телле булуын (22%), кызыклы тапшыруларын (8%) һәм фильмнарын (3%) билгеләп үтәргә була.

«Татарстан - Яңа Гасыр» медиахолдингының башка проекты - «Болгар радиосы» - республикада 20 җирле һәм федераль радиостанцияләр исемлегендә беренчелекне яулаган. Сүз уңаеннан, «Болгар радиосы» - Татарстанда FM-диапозонында 100% колачы булган бердәнбер радиостанция.

ЦАИР күрсәткечләре буенча, татарстанлыларның 13%ы - «Болгар радиосы»ның даими тыңлаучылары. «Европа плюс» радиосының аудиториясе, мәсәлән, нибары 8% кына. 3 нче урында - аудиториясе 7,1% булган DFM радиосы. 4 нче урында - «Русское радио» (6,9%), 5тә - «Ретро FM» (6,2%).

«Болгар радиосы»ның башка радиолар алдындагы өстенлеге - аның татар телле булуы (22%), кызыклы тапшырулар (15%), күңелле музыка (14%) һәм Татарстанда булган вакыйгаларны яктыртуы (12%).

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең моңарчы башкарган барлык эшләре аңа ышанычлыкның артуына сәбәп булып тора. Тикшеренү нәтиҗәләренчә, сораштыручыларның 70%ы «ТНВ» каналы тәкъдим иткән мәгълүматка ышана. «Болгар радиосы»н күз алдында тотканда, әлеге сан 72,9%ны тәшкил итә.
www.realnoevremya.ru интернет газетасы хәбәр иткәнчә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading