16+

Татарстанлылар Мәскәү белән Антальяны үз итә

2018 елда Казан халыкара аэропорты 3 млн 141 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 19,8 процентка күбрәк, дип яза Казан мэриясе сайты.

2018 елда Казан халыкара аэропорты 3 млн 141 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 19,8 процентка күбрәк, дип яза Казан мэриясе сайты.

Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру чорында аэропорт Богота, Доха, Париж, Лондон, Берлин, Копенгаген, Леон, Вена, Краков, Цюрих, Варшава, Инсбрук, Брюссель, Кельн һәм дөньяның башка шәһәрләреннән рейсларга хезмәт күрсәткән. Моннан тыш, 2018 елда башкала аэропортының маршрут челтәрендә 81 юнәлеш булган, шуларның 48е – халыкара юнәлеш.

Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 17,9 процентны тәшкил иткән. Халыкара маршрутларда 1 млн 129 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
Россия эчендәге популяр юнәлешләр арасында – Анапа, Калининград, Екатеринбург, аларда үсеш 100 проценттан артып китә, шулай ук Сочи һәм Санкт-Петербург. Моннан тыш, Казан – Минеральные Воды маршрутында пассажирлар агымы җиде тапкыр арткан. Шул ук вакытта эчке рейсларда пассажирлар саны иң күбе Мәскәү – Казан – Мәскәү рейсларында булган – 1 млн 391 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Халыкара юнәлешләр арасында пассажирлар саны иң күбе Анталья юнәлешендә – 454509 кеше. Бодрум һәм Даламан кебек төрек курортларының популярлыгы шактый арткан. 2018 елда уңай динамика күрсәткән башка халыкара юнәлешләр исәбенә Дубай, Истанбул, Джерба, Салоники, Пхукет, Франкфурт-на-Майне һәм башка шәһәрләргә рейслар керә.
Узган ел Казан халыкара аэропортында яңа юнәлешләр дә ачылды: Аланья, Тбилиси, Батуми, Тегеран, Болонья, Увда (Израиль), Минск, Пардубице, Хайкоу, шулай ук Махачкалага, Ярославль, Усинск, Новосибирск, Белгородка эчке рейслар бар. 2016 елга кадәр башкарылган Шарджага рейс яңартыла.

Агымдагы елның гыйнвар аенда ук аэропорт Красноярск, Иркутск, Салехардка рейслар җибәрде. Казан белән Волгоградны да яңа авиарейс тоташтырды. Ә якын арада Әстерханга рейслар ачу планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading