16+

Татарстанлылар яңа ел бәйрәмнәрендә антиковид чаралары үтәлмәве турында хәбәр итә алачак

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең "кайнар линия"се 21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең "кайнар линия"се 21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар яңа коронавируслы инфекция аркасында кертелгән чараларның үтәлмәве турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең махсус телефонына шалтыратып хәбәр итә алачак.

"Без 21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр кайнар линия телефоннарын эшләтеп җибәрәчәкбез. Ул махсус Татарстан Республикасы халкы, башкала кунаклары өчен ачылды. Без битлек режимын бозу, дезинфекция ясалмау, республика объектларында социаль дистанциянең үтәлмәве, шул исәптән Яңа ел массакүләм чараларын уздырганда тиешле санитар кагыйдәләрнең бозылу фактлары сыман телефон шалтыратулары кабул итеп алачакбыз, - дип сөйләде ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Шалтыратулар эш көннәрендә 236-94-11 номеры буенча кабул ителә, ял һәм бәйрәм көннәрендә исә - 238-98-54. Шулай ук республика халкы санитар таләпләрнең үтәлмәве турындагы фото һәм видеоны rpn.hotline@tatar.ru электрон почтасына җибәрә ала. Мөрәҗәгать иткәндә хокук бозу фактлары ачыкланган дата, аның вакытын һәм төгәл урынын, шулай ук мәгълүматны төгәлләштерү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк булачак. Һәр мөрәҗәгать буенча хезмәткәрләр тикшерү үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда яңа ел каникуллары дәвамында профилактика чараларының үтәлешен катгый тикшерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading