16+

Татарстанлылар яңа җиңел машиналарга өстенлек бирә

Татарстан 2020 елда сатып алынган яңа җиңел автомобильләр саны буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны яулаган.

Татарстан 2020 елда сатып алынган яңа җиңел автомобильләр саны буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны яулаган.

Республикада яшәүчеләр барлыгы 63,6 мең машина сатып алган. “Автостат” агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа автомобильләргә ихтыяҗ буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук Санкт-Петербург Татарстанны узып киткән. Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр 196,4 мең, 110,5 мең һәм 86,2 мең машина сатып алган. Краснодар крае (55,3 мең) – бишенче урында. Яңа машиналарга ихтыяҗ буенча Федерация субъектларының беренче унлыгына шулай ук Башкортстан республикасы, Свердловск, Самара, Чиләбе һәм Ростов өлкәләре кергән.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading