16+

Май бәйрәмнәре 10 көн рәттән?

РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Россиядә май бәйрәмнәрен озайту турындагы мәсьәләне карый. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков 22 апрельдә "РИА Новости" агентлыгына сөйләгән.

РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Россиядә май бәйрәмнәрен озайту турындагы мәсьәләне карый. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков 22 апрельдә "РИА Новости" агентлыгына сөйләгән.

Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга һәм  дача сезоны башлангач, май бәйрәмнәрен арттырырга дигән тәкьдим илдә берничә тапкыр яңгырады.
Әмма бу мәсьәлә буенча әлегә бернинди карарлар да юк, - дип ассызыклады министр.
"Мондый тәкъдимнәр бар, шул исәптән, минемчә, депутатлар корпусыннан да, әмма алар каралачак әле", - диде Антон Котяков.
Ә әлегә майның беренче ункөнлегендә безне алты ял көтә.
Хезмәт көнендә без өч көн - 1, 2 һәм 3 майда ял итәбез. Җиңү көнендә шулай ук өч көн ял- 8, 9 һәм 10 май көннәрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading