16+

Татарстанлыларга Путинның яңа ел бүләге күчә башлады

Татарстан халкы 7 яшькә кадәр һәр балага 5 мең сум күләмендә яңа ел түләүләре ала башлады.

Татарстан халкы 7 яшькә кадәр һәр балага 5 мең сум күләмендә яңа ел түләүләре ала башлады.

Акча килү турында безгә үзхәбәрчебез Эльвира Шакирова хәбәр итте, 21 декабрь иртәсендә аның картасына 6 яшьлек баласы өчен 5 мең сум акча күчкән.

17 декабрьдә зур матбугат конференциясендә Россия президенты Владимир Путин 7 яшькә кадәрге балалары булган һәр гаилә Яңа ел алдыннан 5 мең сум алачак, дип белдерде. Шул ук көнне дәүләт башлыгы тиешле указга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, акчаларны 2012 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр туган балалары булган гаиләләр алачак. Әгәр 2020 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр балага 8 яшь тулса, аңа шулай ук бу түләү каралган. Яңа түләү 2020 елда мондый төр түләүләр: ай саен 3 яшькә кадәр балага тиешле һәм бер тапкыр бирелә торган 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен алдан бирелгән гаризалар нигезендә билгеләнә. Әгәр элегрәк гариза мәгълүматлары бирелгән булса, акчалар автомат рәвештә шул ук хисапка күчәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading