16+

Татарстанлыларның 23%ы коронавирус белән авырган

Сораштырылган татарстанлыларның 23%ы коронавирус белән авырган, ә 8%ы әлеге чирнең барлыгына ышанмый.

Сораштырылган татарстанлыларның 23%ы коронавирус белән авырган, ә 8%ы әлеге чирнең барлыгына ышанмый.

Татарстан халкы арасында коронавирус турында сораштыру үткәрелгән. Ул 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр узган, аның нәтиҗәләре "Дром" порталында бастырылган.

Шулай итеп, сораштырылган халыкның 51%ы дуслары/хезмәттәшләре/танышлары арасында ковид белән авыручылар булды дип әйткән, 37%ы - туганнары, 21%ы - танышлары, тагын 23%ы үзләре үк чирләгән.

22% сораштырылучыларның якыннары коронавирус аркасында үлгән, "беркем дә авырмады" дип 11% респондент җавап биргән, ә 8%ы бөтенләй вирус булуына ышанмый.

Исегезгә төшерәбез,11 ноябрьгә Татарстанда СОVID-19ның 8985 очрагы теркәлгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading