16+

Татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә калырга чакыралар

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үз-үзен изоляцияләү режимын сакларга киңәш итә.

Татарстанлыларны элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә һәм өйдә калырга чакыралар

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үз-үзен изоляцияләү режимын сакларга киңәш итә.

Югыйсә, коронавирус инфекциясе белән авыруның үсеше кискен булачак. Кибеткә бик нык ихтыяҗ булмаса, чыкмагыз. Өйдә кунаклар һәм дуслар кабул итәргә кирәкми, өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне мөмкин кадәр күбрәк чикләргә кирәк, ди Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе.

Шуны онытмагыз, яшьләрдә әлеге инфекция җиңел формада уза, кайчак симптомнарсыз да, әмма бу кеше тирә-юньдәгеләрне йоктырырга мөмкин. Әз генә клиник билгеләре булган хаста уртача алганда тагын 3 кешене зарарлый ала. Кертелгән барлык чаралар коронавирсусны булдырмас өчен мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading