16+

Татарстанлыларны бу атнада нинди һава торышы көтә?

Татарстан синоптиклары атна ахырына кадәр яңгырлы булуын фаразлый.

Татарстан синоптиклары атна ахырына кадәр яңгырлы булуын фаразлый.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе берничә көнгә һава торышы буенча фаразлар әзерләде. Шимбәгә кадәр республикада яңгырлы һава торышы көтелә.

10 май көнне, Татарстан циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +5 тән +10 градуска кадәр булачак.

Чәршәмбе көнне, 11 майда да тотрыклы һава торышы саклана. Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тизлектә булачак. Төнлә һава температурасы +4 тән +9 градуска кадәр булуы фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 12 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә 2-7 градуска кадәр салкынаячак. Көндез һава температурасы +11 тән +16 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, яңгырлар җомга һәм шимбә дә сакланачак. Температура төнге сәгатьләрдә +5тән +10 градуска кадәр булачак, 13 май көндез +12..+17, 14 май +14..+19 градус фаразлана.

Чыганак: "Татар информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading